Зәйнең яшь көрәшчеләре җиңү артыннан җиңү яулый
23 ноябрьдә Мамадышта ирекле көрәш буенча 2010 елда туганнар һәм аннан кечерәкләр арасында Бөтенроссия турниры үтте.
Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 160тан артык яшь спортчы катнашты. Зәй данын яклаган спортчылар тренерлар Илнар Хәйруллин һәм Рамил Салихов җитәкчелегендә уңышларга ирештеләр.
Турнир нәтиҗәсе буенча үз үлчәү категориясендә Әмир Хөснетдинов чемпион калды. Айнур Юнысов көмеш призер булды. Алар икесе дә Илнар Хәйруллинда шөгыльләнә.
Ә Рамил Салихов шәкертләре Шамил Газизов — икенче, Глеб Моховиков белән Альмир Габдрахманов өченче урыннарны алдылар.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев