Бүгеннән тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга тавыш бирүләр башланды.
Зәй районында, бөтен ил, республикадагы кебек үк, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә мөһим көннәр – киләчәкне сайлау вакыты. Өч көнлек формат һәр гражданин үзенә уңайлы көн, вакыт һәм хәтта тавыш бирү урынын сайлый алсын өчен оештырыла.
Бүген иртәнге сәгать 8дән район территориясендә 20 шәһәр һәм 41 авыл сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Тавыш бирү катнаш система буенча уза: партия өчен дә, үз округыңдагы конкрет кандидат өчен дә тавыш бирергә мөмкин. Сайлау көннәрендә гражданнарның иминлеген хокук саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре тәэмин итә.
Шулай итеп, бүгеннән һәм өч көн дәвамында Зәй районы һәм бөтен Россия халкы, якындагы биш елга Дәүләт Думасы депутатлары составын билгеләп, үз тавышын бирә.
Нет комментариев