18 сентябрьдә Зәй шәһәренең 7 нче мәктәбендәге 1434нче сайлау участогында иртәдән бирле активлык хөкем сөрде: участок ачылуга сайлаучылар чираты тезелде, кешеләр эш көне башланганчы тавыш бирергә ашыктылар
Алар арасында Зәй ГРЭСының 47 яшьлек хезмәткәре Айрат Хатыйпов та бар иде.
"Сайлауларга гаилә традициясе буенча килдем, минем әти-әни һәрвакыт тавыш бирде. Бер генә сайлауларны да калдырмыйм-бу минем гражданлык позициясе. Минемчә, һәркем килергә һәм үз сүзен әйтергә тиеш, безнең алга таба ничек яшәвебез безнең сайлавыбызга бәйле. Балаларымның бәхетле киләчәге өчен тавыш бирәм, илдә тотрыклылык булсын, махсус хәрби операция тәмамлансын”, — дип уртаклашты Айрат Хатыйпов.
Нет комментариев