Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә рәссам Алсу Туйчинаның “Күңел чагылышында” исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә - төрле еллардагы рәсем һәм графика эшләр.
Аларда төп урынны рәссамның якыннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, җәмәгать эшлеклеләренең портретлары, шулай ук лирик пейзажлар һәм натюрмортлар били.
Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамның коллегалары, сәнгатьне бәяләүчеләр һәм портрет жанры белән кызыксынучылар килде. Автор үзе кунакларга иҗат юлы һәм портрет аша кешенең эчке дөньясын тапшырырга омтылуы турында сөйләде.
Зәйлеләр аның эшләренең тәэсирлелеген һәм психологик тирәнлеген билгеләп үттеләр.
Нет комментариев