Имәнлебаш авылында сайлау участогы ачылганын көтеп торып сайладылар
Яңалыклар

Имәнлебаш авылында сайлау участогы ачылганын көтеп торып сайладылар

Зәй районы Имәнлебаш авылында сайлау участогы ачылганчы ук мәдәният йорты каршына җыела башлады халык.

Биредәге матур ишегалдында иртәдән үк участок әгъзалары халыкны кайнар чәй, коймак белән көтеп алды.

Иң беренче булып 89 яшьлек Нургали абый Зиннуров чиккән түбәтәйләрен киеп елмаеп килеп керде мәдәният йорты ишегалдына.

- Мин хезмәт иткән гомерем чорында терлекчелектә эшләдем, шуңа да кояш белән торырга өйрәнгәнмен, бүгенге җаваплы көндә дә өйдә торасым килмәде, әле иртәрәк булуын белсәм дә сайлауга килдем. Балалар, оныклар киләчәгенең якты булуын теләп тавыш бирдем, - ди ул.

автор фотосы, Нургали Зиннуров үз тавышын бирергә килде
автор фотосы, Нургали Зиннуров үз тавышын бирергә килде

Аның белән бергә үк участок каршына Миңниса Әхмәтҗанова да килде. Ул да үз нәсел дәвамчыларының мул, матур, имин тормышта яшәве өчен тавыш бирде.

Имәнлебаш мәдәният йортында 1470нче сайлау участогы эшли. Аның рәисе Илшат Галиев белдерүенчә имәнлебашлылар гражданлык бурычын үтәүдә активлар.

- Һәр сайлау вакытында да бездә кешеләр төшкә кадәр үк күпләп килеп үз тавышын бирәләр. Бу Дәүләт Думасына сайлауларда да беренче сәгатьләрдән үк активлык сизелә, - дип ассызыклады ул.

Илшат Зәкиевич беренче сайлаучылар булган Нургали бабай белән Миңниса апага күчтәнәч чәй дә тапшырды. Ә ирле-хатынлы сайлауларда катнашучы Әхмәтҗановлар белән Нәбиуллиннар беренче браслетларны алдылар. Алар исә республикада уйнатылачак зур бүләкләргә өмет тота.


Нет комментариев