Бигештә ике күрше гаилә сайлау участогына бергә барып тавыш бирделәр
Яңалыклар

Бигештә ике күрше гаилә сайлау участогына бергә барып тавыш бирделәр

Бигеш авылы мәдәният йортында урнашкан 1460нчы сайлау участогында иртәнге сәгать сигездән актив тавыш бирү бара.

Сайлаучыларның күп өлеше иртәдән төшкә кадәр: башта – зур мөһим эшләр, аннары үзебезнең көндәлек эшләр өчен принцибы буенча тавыш бирәләр.

Сайлауларга гаиләләре белән дә киләләр. Алар арасында – Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова һәм аның тормыш иптәше Рамил.

-Без үз гражданлык бурычыбызны үтәүдән бер дә читтә калмыйбыз. Киләчәк үзебездән тора бит. Балаларыбыз Түбән Камада яшиләр. Алар да сайлауларда үз тавышын бирәчәк. Оныкларыбызның якты киләчәге өчен тавышыбызны бирдек, - ди Биктимеровлар.

Биктимеровлар сайлауларга күршеләре Илнур белән Фәридә Маликовлар белән бергә бәйрәмгә барган кебек барган.

-Сайлауларга һәрвакыт җаваплылык белән карыйбыз һәм гаиләбез белән катнашабыз, - ди Маликовлар да.


Нет комментариев