Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов үз тавышын бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең рәсми каналында хәбәр итте

«Тавыш бирдем», – дип язган Галимова.

Исегезгә төшерәбез, тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

  • фото ТР Рәисе матбугат хезмәтеннән

Нет комментариев