Зәйнең кыр батыры мул табынлы киләчәк өчен тавыш бирде
Яңалыклар

Зәйнең кыр батыры мул табынлы киләчәк өчен тавыш бирде

Зәй районы Югары Мәлем авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында үз тавышын быелгы “Кыр батыры” Александр Трофимов та бирде. Алар мөһим гражданлык бурычын үтәргә гаиләләре белән килделәр

“Без шушы илебездә тыныч шартларда мул икмәк үстерү мөмкинлеге өчен үз тавышыбызны бирәбез. Һәр гаиләнең өстәлләре мул булсын, илләр тынычлансын”, - диде Александр Михайлович.

Аның тракторчы-машинист буларак хезмәт стажы 29 ел белән исәпләнә. Быел гына да ул тимер аты белән язгы чәчү чорында 2700 гектарга якын мәйданда бөртекле һәм техник культуралар чәчте һәм тагын 1100 гектарда дым каплатты. Александр Трофимов “Восток” агрофирмасының “Баграж” җитештерү комплексында әле дә тырыш хезмәтен дәвам итә.

  • фото авыл җирлегеннән

Нет комментариев