Зәй районы кырларыннан мул уңыш җыела
Авыл хуҗалыгы

Зәй районы кырларыннан мул уңыш җыела

Көзге эшләр һәр урында планлы алып барыла

Район аграрийлары җирлектә игелә торган төп техник культура – шикәр чөгендере мәйданнарының 2900 гектарында татлы тамырны казыдылар.

Районда шикәр чөгендере мәйданы барлыгы 9600 гектарны биләгән иде. Инде шуның 2900 гектарында эш тәмамланды. Барлыгы 82,5 мең тонна чөгендер шикәр җитештерү өчен шикәр заводының кагат кырларына китерелде. Бу заводка китерелгән барлык чималның яртысын тәшкил итә. Уртача уңыш бер гектардан 505 центнердан артык.

Техник культуралар уңышын җыйнауга керешәчәкләр

Зәй аграрийлары урып-җыюны 90 процент мәйданнарда тәмамладылар. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта рапс һәм көнбагыш культураларын десикацияләү бара, бу әлеге культураларның тиз арада өлгерүенә китерә һәм уңышны якын араларда җыеп алу мөмкинлеге бирәчәк.

- Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу бик мөһим, моның өчен комбайнчыларыбыз сыйфатлы эшкә йөз тотып эшли, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.


Нет комментариев