Зәй районы Аксар авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында төрле яшьтәгеләр күпләп килеп үз тавышын бирделәр. Хәтта сайлау бүлмәләренә керүгә чират та хасил булды.
“Бездә халык һәрчак актив, бердәм. Күмәк өмәләр үткәрү булсынмы, сәяси вакыйгада катнашумы һәрвакытта өстәмә чакыруны көтеп тормыйлар, актив төстә уртак эшкә кушылалар. Бүгенге Дәүләт Думасына сайлауларның беренче көнендә дә шулай. Сайлау участогы әгъзаларына иртәдән үк шактый тыгыз шартларда эшләргә туры килде. Тавыш бирү процессы тыныч, матур бара, - ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.
Кемнәргәдер эш кә китәргә кирәк, өлкән апалар исә ялларга җыелып кайтачак балаларын каршыларга әзерләнә. Шуңа да биредә иртәдән үк гражданлык бурычын үтәп калырга ашыктылар.
Нет комментариев