Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Зәй районы Имәнлебаш авылында “Җәүһәр” татар халык фольклор ансамбле тавыш бирүне бәйрәм рухында башлап җибәрделәр. Алар авыл мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына күмәкләп иң беренче килделәр.
Җәүһәрлеләрнең мәдәният йорты каршына иртән иртүк гармуннар уйнатып, җырлашып килүе мөһим тавыш бирүгә бәйрәм рухы өстәде. Инде күп еллар дәвамында төрле сәхнәләрдә чыгышлар ясаган коллектив әгъзалары бу җаваплы көндә бераз дулкынлану кичерүләре турында да уртаклаштылар.
- Без җәүһәрлеләр нинди генә чаралар булса да һәрчак бергә. Менә бүген дә илебез киләчәген сайлауга бердәм кушылырга килдек. Без барыбыз да Имәнлебаш кешеләре һәм барыбыз да бер сайлау участогына беркетелгән, шуңа да гражданлык бурычыбызны шушылай матур итеп үтәргә, башкаларга үрнәк булырга карар кылдык. Инде ил-көннәребезнең имин булуы өчен тавыш бирәбез, - ди ансамбль җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.
“Инде чыгышлар ясап чыныксак та, сәяси вакыйгада иң беренче катнашып үрнәк күрсәтү бераз дулкынландыра. Без үз тавышыбызны якты киләчәк өчен бирәбез”, - диде ансамбль солисты Мөршидә Яхина.
Зәй районы Имәнлебаш авылы “Җәүһәр” ансамбле 1996 елда оешкан. Ул өч буынны берләштерүче иҗат коллективы булып тора. Биредә өлкән буын апалар да, урта яшьтәге ханымнар да, балалар да шөгыльләнә. Алар әнә шулай татар халык җырларын, мирасын буыннан-буынга дәвам итү кыйбласын тоталар.
Нет комментариев