96 яшьлек Салих бабай имин тормыш өчен тавыш бирде
Яңалыклар

96 яшьлек Салих бабай имин тормыш өчен тавыш бирде

Дәүләт Думасына сайлауларда Зәй районының тавыш бирү участокларына иртәнге якта ук өлкән буын күпләп килә. Алар киләчәк буынның имин тормышта яшәвен теләп үз сүзләрен өйтергә ашыга.

Зәй районы Аксар авылында 96 яшьлек Салих бабай Зиннәтов та иң беренчеләрдән булып сайлау участогына килде. Ул һәр сайлауда үз аягы белән участокка килеп тавыш бирүне мөһим бурычы буларак кабул итә.

- Мин сайлауга беренче тапкыр узган гасырның 1948 елында бардым, шуннан бирле бер генә сайлау кампаниясендә дә катнашмый калганым юк. Менә 78 ел сайлыйм. Хәтта Хрущевны сайлауда да катнаштым. Ә хәзер мин сугышлар бетсен өчен үз тавышымны бирергә килдем. Кешеләр берсенә-берсе дошман булмасын, җир йөзендә тынычлык, иминлек урнашуын телим, - диде Салих бабай.

Ул озак еллар Аксар авылында имам вазифасын үтәгән мөхтәрәм зат. 8 ел мәэзин, 12 ел дәвамында имам булган. Яшь чагында илнед металлургия өлкәсендә намуслы хезмәт куйган, тормышның ачысын-төчесен татыган кеше. Бүгенге көндә ул Аксарда гомер итә, өч баласы тәрбиясендә яши.


Нет комментариев