Бүген, 18 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Зәй районың спортчылар гаиләсе булган Салиховлар бердәм тавыш бирделәр.
Гаилә башлыгы Равил Фаил улы Салихов - Россиянең атказанган тренеры. Регина Равил кызы Салихова - Россиянең атказанган спорт мастеры, берничә мәртәбә дөнья чемпионы, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины. Рамил Равил улы Салихов – яшь көрәшчеләр тәрбияләүче тренер.
"Безнең өчен сайлауларда катнашу - ул хокук кына түгел, ә безнең кул астында тәрбияләнүче яшь буын алдында җаваплылык үрнәге күрсәтү дә. Без һәр көнне яшьләргә максатлар куюның, намуслы булуның һәм үз өстеңә җаваплылык алудан курыкмауның мөһимлеге турында сөйлибез. Аларның киләчәккә ышануларын теләсәк, без үзебез дә үрнәк күрсәтергә тиеш", - дип уртаклашты Регина Равильевна.
Шәхси үрнәк - иң яхшы мотивация! Зәйлеләр мондый якташлары белән горурланалар. Салиховлар гаиләсе - үсеп килүче буын өчен үрнәк.
- фото спорт идарәсеннән
Нет комментариев