Зәй шәһәренең санитар эпидемиология үзәгендә урнашкан сайлау участокларында нигездә шәхси секторларда яшәүчеләр тавыш бирә
Биредә Воздвиженка, Кармалы бистәләре, Шанхай микрорайоны, шәһәрнең кайбер күпфатирлы йортларында яшәүчеләр гражданлык бурычларын үти. Әлеге бистәләрдә күпчелек хезмәт яшендәгеләр яши. Алар эш графигы өчен сайлауларның өч көн дәвам итүен уңайлы дип белдерәләр.
- Безнең сайлау участокларына беркетелгән сайлаучылар актив төстә гражданлык бурычын үти. Күзәтүчеләребез дә тавыш бирүләрнең тиешле тәртиптә баруын билгели. Гаиләләре белән күмәк төстә килүчеләр дә бар. Шунысын да искәртәсем килә, мин үзәк дәваханәнең табиб-эпидемиологы сайлау участокларына килүчеләргә гриппка карша прививка ясату мөмкинлеге булуын да хәбәр итәм. Бу исә кешеләргә гражданлык бурычын үтәү белән беррәттән сәламәтлекләрен кайгырту мөмкинлеге дә булып тора. Вакцинация ясау мобиль бригадалары бүген, 18 сентябрьдә иртәнге 8дән көндезге 1гә кадәр шәһәрнең 1нче, 6нчы, 4нче мәктәпләрендә эшли. Ә иртәгә, 19 сентябрьдә гриппка каршы вакцинацияне 2нче, 7нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә ясатырга мөмкин, - ди 1435нче сайлау участогы рәисе урынбасары Резидә Абзалова.
Нет комментариев