Яңалыклар

Зәйнең спортчы Фаршатовлар гаиләсе үз тавышларын бирде

18 сентябрьдә Зәй шәһәреннән Фаршатовлар гаиләсе Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты.

Рамил белән Алсу шәһәрнең, республиканың һәм илнең киләчәген билгеләүдә үз өлешләрен кертер өчен сайлау участогына килделәр.

Рамил Фәнисович — билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры һәм «Зәй» спорт мәктәбе җитәкчесе. Аның эше районда спортны үстерүгә юнәлтелгән; моннан тыш, ул үзе дә республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашып, Зәй һәм Татарстан данын яклый.

Алсу Таһировна — балалар бакчасында физик культура инструкторы. Ул сабыйларда хәрәкәткә һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли, шулай ук аларда дисциплина һәм максатчанлык сыйфатларын үстерә.

Фаршатовларның сайлауларда катнашуы — аларның ил тормышына битараф булмауларының күрсәткече. «Без илебезнең якты киләчәгенә ышанабыз һәм үз гражданлык бурычыбызны үтәдек» — дип билгеләп үтте алар.


Нет комментариев