Зәйдә сайлаулар вакытында гриппка каршы өстәмә вакцинация пунктлары оештырылды — прививканы берничә мәктәп һәм гимназия базасында ук ясатырга мөмкин.
Мондый формат яшәүчеләргә мөһим эшләрне берләштерергә ярдәм итә: гражданлык бурычын үтәргә һәм сәламәтлек турында кайгыртырга.
Иртән иртүк 6нчы мәктәп базасындагы пунктта вакцинация үтәргә теләүчеләр бар инде. Кешеләр мондый алымның уңайлы булуын билгеләп үтәләр: поликлиникага барып тору өчен аерым вакыт кирәкми.
- А. Яруллина фотосы
Нет комментариев