Өч Пәнәче авылы халкы бер урында тавыш бирә
Яңалыклар

Өч Пәнәче авылы халкы бер урында тавыш бирә

Югары Пәнәчедә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен сайлау участогында урамда гуманитар ярдәм җыю да оештырылды.

Сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездә ачылды. Зәй районының Югары Пәнәче авылы мәдәният йортында урнашкан 1468нче сайлау участогында бу вакытта ук халык килеп, шушы мизгелне көтеп тора иде инде.

– Без сайлауларны бәйрәм кебек көтеп алабыз. Шуңа күрә һәрвакыт иң беренчеләрдән булдып, үз тавышыбызны бирергә киләбез. Илләребез тыныч булсын иде, - ди беренче булып тавыш биргән Гөлшат Михайлова.

Югары Пәнәче мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында югарыпәнәчелеләрдән тыш, Урта һәм Түбән Пәнәче авыллары халкы да тавыш бирә. Иртән үк Түбән Пәнәчедән Фаил һәм Ләйсән Миңнехановлар гаиләләре белән килеп, үз тавышларын бирде.

Түбән Пәнәчедән Фаил һәм Ләйсән Миңнехановлар
Түбән Пәнәчедән Фаил һәм Ләйсән Миңнехановлар 

- Беренче булып сайлауга килүче Гөлшат апага бүләк тапшырылды. Шулай ук үз тавышларын бирүчеләргә махсус беләзекләр бирәбез, алар белән мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә бушлай төрле чаралар карарга мөмкинлек бирелә”, - ди сайлау комиссиясе рәисе Рушания Ягафарова.

Югары Пәнәчедә хәрбиләргә ярдәм итү өчен сайлау участогында ук акча җыюны оештырды. Гуманитар ярдәм күрсәтү өчен перчатка, оекбашлар, дымлы салфеткалар, тәм-томнар алып килүчеләр дә бар. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен урналар куелган.


Нет комментариев