Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәйдә «Әни +мин» спортлы гаилә фестивале узды

23 ноябрьдә Зәйнең «Старт» спорт-савыктыру комплексында «Әни +мин» дип аталган спорт буенча гаилә фестивале узды.

Әниләр көненә багышлап уздырылган чара «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатын да күз уңында тотты.
Фестивальдә 10 команда катнашты. Алар «Бөртеккәй», «Алтынчәч», «Тылсымлы әкият», «Урман әкияте», «Уймак кыз», «Каенкай», «Якты кондыз», «Салават күпере», «Энҗе» һәм «Теремкәй» балалар бакчаларыннан иде. Командалар биш төрле ярышларда сыналды, анда эстафета ярышлары да, тәртипкә салу да кергән иде.

Ярышлар гадел һәм сәламәт конкуренциядә узды, анда һәр команда үзенең бердәмлеген күрсәтте. Беренче урынны «Уймак кыз» балалар бакчасыннан Уразайкиннар гаиләсе яулады. Динара белән Елизавета үзләрен иң-иңнәр итеп күрсәтте. Икенче урынны «Каенкай» дан Ладаннар гаиләсе алды, өченчедә — шулай ук «Каенкай» бакчасыннан Фәретдиновлар гаиләсе.

«Мондый искиткеч чараны оештырган өчен зур рәхмәт, бу үз балаң белән бердәм командага берләшү. Баланың күңеле күтәренке, ә мин икеләтә бәхетле» — дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Динара Уразайкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев