Йөзүчеләр ярышты да, патриотик дәрестә дә катнашты
21-22 ноябрьдә Чаллыда «Олимпийский» бассейнында традицион диңгез пехотасы ветераннары призына йөзү ярышлары үтте.
Анда Зәйдән тренер Рәйсә Галимова шәкертләре катнашты.
Безнекеләрдән төрле дистанцияләрдә комплекслы йөзүдә Дамир Баринов — беренче, Динә Әхтәмова — икенче, Никита Богомазов белән Радмила Григорьева өченче урыннарны яуладылар.
«Әлеге ярышлар алдыннан ветеран хәрбиләр «Батырлык дәресе» дә үткәрә. Бу ярышлар патриотик рухта булуы белән дә үзенчәлекле», — ди Рәйсә Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев