Зәйлеләрне салют, фейерверк һәм петарда кулланудан баш тартырга чакыралар
Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Анда район башлыгы Разиф Кәримов рәислек итте. Биредә сүз барлык шәһәрләр һәм район үзәкләрендә Яңа ел салютларыннан баш тарту турында барды. Зәй районында мондый практика 2022 елдан ук кулланыла һәм республикада беренчеләрдән булып зәйлеләр фейерверклардан, Яңа ел корпоративларыннан һәм массакүләм чаралардан баш тартуны хуплаган иде.
- Вазгыятьнең катлаулы булуын һәм үзеңне тиешенчә тотарга кирәклеген барысы да аңлый. Салютлар кайгысы түгел, махсус хәрби операция бара, алгы сызыкта безнең егетләр сугышчан бурычларны фидакарьләрчә үтиләр. Барыгызны да пиротехник әйберләр кулланудан баш тартырга чакырабыз. Салют махсус хәрби операциядә Җиңү көнендә, җиңү яулап өйләренә кайткан егетләребез хөрмәтенә булачак! - дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов.
Барлык күзәтчелек органнары республикада Яңа ел бәйрәмнәре чорында 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр кертелгән янгынга каршы махсус режимның үтәлешен катгый күзәтеп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев