Иртәгә, шимбә көнне, 19 сентябрьдә, «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Ул 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза торган Дәүләт Думасына сайлаулар хөрмәтенә бәйрәмчә булачак. Кунакларны концерт номерлары, яхшы кәеф көтә, ә авыл җирлекләре вәкилләре чәй, коймак һәм бәлешләр белән сыйлаячак.
Хөрмәтле зәйлеләр, җирле җитештерүчеләрдән, фермерлардан һәм шәхси хуҗалыклардан яңа суйган ит, яшелчә һәм җиләк-җимеш, йомырка, бал, сөт һәм сөт продуктлары, үсентеләр, мунча себеркеләре һәм кул эшләнмәләре көтә. Барысы да арзан бәядән.
Үзегез килегез дә күршеләрегезне чакырыгыз, күңелле булачак!
- фото редакция архивыннан
Нет комментариев