Зәйдән хәрбиләргә машиналар, квадроцикл озатылды
12 декабрьдә Зәйдән гуманитар йөк төягән фура махсус хәрби операциядәге Зәй егетләре янына юл алды.
Машинада хәрбиләргә ике транспорт, квадроцикл, госпитальләр өчен кирәкле әйберләр дә урын алган иде.
Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.
-Бүген — Россия Конституциясе көне. Төп Закон нигезендә без Ватаныбызны саклау буенча зур эш алып барабыз. Бу гуманитар йөк хәрбиләр, аларның командирлары заявкалары буенча җыелды, шулай ук хәрби госпитальләр өчен мөһим булган әйберләр җибәрелә. Безнең ярдәмебез Ватанны саклаучы егетләребезгә терәк булуыбызны тоярга ярдәм итсен, җиңү көнен якынайтсын. Игелекле эшкә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм, — диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.
Гуманитар йөкне район хакимиятеннән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, «Зәй җылысы» хәйрия фондыннан Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев озата барды. Машина руле артында — алыштыргысыз, тәҗрибәле йөртүче Виталий Софин.
Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән районнан бүгенге көндә 540 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. 12 декабрьдә хәрбиләргә җыелган гуманитар ярдәм арасында «УАЗ», «ВАЗ-2107» машинасы, квадроцикл, рацияләр, генератор, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр, төзелеш материаллары, су һәм ягулык мичкәләре, мич-буржуйкалар, маскировкалау челтәрләре, окоп шәмнәре, тиз пешә торган ашлар һ.б. лар урын алды.
Кәрәкәс халкы 85 мең сум акча җыеп, үз авылларыннан хәрби операциядә катнашучы егеткә такталар, ОСПлар җибәрделәр. Егетләребез туган яктагы яңалыклар белән танышсыннар, якташлары турында язмаларны укып сөенсеннәр дигән теләк белән «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» район газеталары да юлланды.
Госпиталь өчен култык таяклары, мендәр, матрас, юрганнар, медикаментлар, дәвалау мазьлары, окоп шәмнәре, Яңа ел күчтәнәчләре һәм башкалар җыелган.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребез шулай ук гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән өлеш кертүче зәйлеләргә, игелекле кешеләргә рәхмәтләрен, райондашларга сәламнәрен әйткәннәр.
-Егетләр оптимистик рухта, якыннары белән аралашып торалар, җиңү яулап кайтачакларына ышаналар, — ди гуманитар ярдәм илтүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев