Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә хәрби гаиләсендә яңа туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшырылды

Районда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр гаиләсендә 19 бала туды.

Өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына басучы Зәй хәрбие Александр һәм аның тормыш иптәше Камилла гаиләсендә шатлыклы вакыйга — уллары туды. 

Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада туган якта тернәкләндерү курслары узучы әти кеше үзе, ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар катнашты. 

— Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга — бала тууы белән котлыйм. Зәйлеләр арта: районда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр гаиләсендә 19 бала туды. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим, — диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов. 

Гаиләдә тагын бер уллары үсә. Павелга 3,5 яшь. 

-Безнең улыбыз 26 октябрьдә туды. Без аңа Михаил дип исем бирдек. Бу исемне бирүгә күргән төшем бәйле, — ди яшь әни. 

Александр өлешчә хәрби мобилизация кысаларында 2022 елның октябрендә Ватан сагына баскан. Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән каһарманлыгы өчен Россия Тикшерү комитетының «Батырлык һәм кыюлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 

-Ялымны гаиләм белән уздырам. Бүген тормыш иптәшем Камилланың туган көне дә — безнең өчен икеләтә шатлык, — диде яшь әти. 

Камилланы район башлыгы туган көне белән котлап, бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев