Зәйдә республика җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясалды
12-13 декабрьдә Зәйнең «Ялта-Зәй» спорт үзәгендә 2024 елгы сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясау буенча республика семинары узды.
Семинарда Татарстанның 40 муниципаль берәмлегеннән 160 кеше катнашты.
Татарстан яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков, җәйге ял-сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясап, 2024 елда җәйге ял республикада 214 меңнән бала һәм яшьләрне колачлады, бу 2023 ел белән чагыштырганда, 6 меңга артык, дип билгеләп үтте.
«Физик тәрбияне оештыру-методик тәэмин итү федераль үзәге» учреждениесенең балалар ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсен үстерүгә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Андрей Базилевский чыгышында берничә мөһим темага кагылды. Беренче чиратта ул Татарстанда балалар-яшьләрнең ялы һәм сәламәтләнүе өлкәсендәге үсеш нокталарын билгеләде. Аларның берсе — ял һәм сәламәтләнүчеләрнең гомуми санын арттыру. Шулай ук балалар ялын федераль җайга салу өлкәсендә булачак үзгәрешләр турында сөйләде һәм балалар ялы оешмалары өчен методик тәкъдимнәрнең федераль пакетын төзү турында хәбәр итте.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру үзәге директоры Илдар Дәүләтчин — 2024 елгы балалар ялына һәм сәламәтләндерүгә ярдәм чарасы планын гамәлгә ашыру йомгаклары, Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев Зәй районында савыктыру кампаниясе нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
Семинар йомгаклары буенча ике эшче төркем — инфраструктура һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча төркемнәр киләсе елда блокларны үстерүгә юнәлдерелгән методик тәкъдимнәрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр.
Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев