Зәйдә иң-иңнәр чыршы бәйрәме
Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Муниципаль чыршы бәйрәме −2024» үтә.
Аңа традицион төстә уку алдынгылары, иң активлар чакырылган. Барлыгы 500 бала котлаулар кабул итә. Аларның 238 е махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары. 262 малай һәм кыз – уку алдынгылары һәм районкүләм чараларда зур активлык күрсәтүчеләр.
Чыршы бәйрәмендә иң-иңнәргә район башлыгы грантлары да тапшырылды. Өч номинациядә 15 укучыга акчалата бүләккә сертификатлар тапшырылды. «Фәндә беренче адымнар» номинациясендә — фәнни-техник, фәнни-тикшеренү, фәнни-гамәли программаларда, конференцияләрдә һәм конкурсларда җиңүче укучылар һәм призерлар бүләкләнде. Алар Ника Лифадеева (7нче мәктәп), Даниэль Мөхәммәтшин (6нчы мәктәп), Әгъзам Сәхбиев (6нчы мәктәп), Радаль Селивёрстов (3нче мәктәп), Карина Гыйльфанова (Кадер мәктәбе).
«Талант һәм иҗат» номинациясендә лауреатлар — Рената Аршинова (3нче мәктәп), Зәринә Хуҗагалиева (балалар иҗат йорты), Валерия Волкова (балалар иҗат йорты), Алсу Кыямова (2нче мәктәп), Эмилия Хөсниева (балалар иҗат йорты). Әлеге балалар мәдәниятта иң активлар.
«Уңышлы буын» номинациясендә Самира Сибгатуллина (7нче мәктәп), Лиана Осипова (3нче мәктәп), Маргарита Козлова (2нче мәктәп), Эвелина Багурина (2нче мәктәп), Михаил Аввакумов (6нчы мәктәп) бүләкләнделәр. Алар фән олимпиадалары һәм техник проектлар җиңүчеләре, районның иҗтимагый тормышында актив катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев