Зәйдә депутатлар, җитәкчеләр «Подписка бүләк ит!» акциясендә катнашты
Бүген Зәйдә шәһәр һәм район Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте.
Сессия эше алдыннан депутатлар, оешма, предприятие җитәкчеләре инвалидлар ункөнлеге кысаларында узучы «Подписка бүләк ит!» акциясендә катнаштылар.
Традицион акциядә мәрхәмәтле гамәлләр кылуда һәрчак активлык күрсәтүчеләр күпләп катнашты.
«Бүгенге заманда мәгълүмати чыганаксыз яшәү мөмкин түгел. Физик мөмкинлеге чиклеләр, ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләребез нигездә газета-журналлар аша җирлек, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булырга күнеккән. Шуңа да һәрбер „Подписка бүләк ит!“ акциясендә катнашып ярдәмгә ихтыяҗларга булышуны чын күңелдән башкарам. Һәр зәйленең якты, яхшы хәбәрлар алып, киләчәккә ышаныч белән яшәвен телим», — ди өлкән шәһәрдәшләребезгә «Зәй офыклары һәм «Новый Зай» газеталары бүләк иткән шәһәр Советы депутаты Альбина Ларина.
Хәйрия акциясендә катнашу нәтиҗәсендә бүген физик мөмкинлеге чикләнгәннәр, махсус хәрби операциядәгеләрнең якыннарына, ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә 38 данә газеталар яздырылды. Район басмалары адресатларга 2025 елның беренче яртысында һәр җомга саен килеп торачак.
«Зәй офыклары» газетасын район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары Мөнир Туктаров, Илгиз Вәлиев, Радик Ситдиков, Павел Минеев, Юрий Гыйльманов, Зиннур Мохтаров, Наилә Гатина, Людмила Барсукова, Расих Шиһабетдинов почта аша үз җирлекләрендә яшәүче физик мөмкинлеге чиклеләргә, махсус хәрби операциядә булганнарның әти-әниләренә, якыннарына яздырдылар.
Ә редакциядән үзебез «Радость» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенә илтеп бирү шарты белән, 12 инвалид һәм өлкән яшьтәге караучысыз калган кешеләргә шәһәр Советы депутатлары Альбина Ларина, Сергей Рыбаков, Инзилә Якупова, Түбән Биш авыл җирлегеннән Алия Гыйльфанова, Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков, Милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев, «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлеге башкарма сәркатибе Петр Тимаськов, районның баш ветеринар табибы Фоат Исламов, «Татнефтедор» ның Зәй филиалы автомобиль юллары идарәсе башлыгы Марат Сыраев, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, район Советының мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы Илнар Идиятов язылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев