Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәй районы башлыгы «Zаинск с Vами» волонтерлар төркемен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, Кыш бабай белән Кар кызы «Zаинск с Vами» маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар төркеме янында булдылар.

Алар игелекле эш башкаручы хатын-кызларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр тапшырдылар.

-Сез игелекле эш башында торасыз. Районнан китүче бер генә гуманитар ярдәм дә сез үргән маскировка челтәрләреннән башка китми. Аларга заявкалар бик күп. Сез үргән челтәрләр чыдамлы, сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Берләшеп, җиңү өчен зур эш башкарасыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Безнең эшебез хаклы, җиңү безнең якта булачак, — диде Разиф Галиевич.

Җавап итеп челтәр үрүче хатын-кызлар: «Безгә бары тик Җиңү кирәк! Без Яңа елдан Җиңү көтәбез!» — диделәр.

-Бүгенге көнгә Зәй волонтерлары 4500 комплект маскировка челтәре үргәннәр. Эш бер генә сәгатькә, бер генә минутка да туктап тормый. Зәй районы Татарстанда маскировка челтәрләре үрү буенча лидер булып тора.

«Без үргән челтәрләр күп тапкырлар сугышчыларның гомерләрен саклап калдылар һәм ышанычлы челтәрләр репутациясен яуладылар, шуңа күрә безгә егетләрдән бик күп заявкалар килә. Хәрбиләр нәкъ менә Зәй челтәрләрен сорый, ә без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Бездә ял көннәре юк. Эш иртәнге сәгать 6дан башлана. Район-шәһәрдә 29 пунктта маскировка челтәрләре үрелә, — ди «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев