Зәй егете Дилияр — «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җиңүчесе
Бу көннәрдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының финалы узды.
2024 елның сезон ябылышы уенында җиңүче исеменә барлыгы 5 команда дәгъва кылды. Шулар арасыннан «Дилүс улы» командасы абсолют җиңүче булды. Әлеге исем астында инде берничә ел рәттән Зәебезнең горурлыгы — Дилияр Борһанов чыгыш ясый һәм җиңү яулый.
Уенчыларны «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев һәм «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров бәяләде.
Ә төп бүләк — җиңүче кубогы һәм 200 меңлек акчалата сертификатны Дилиярга яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков тапшырды. Ул «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы һәм Яшьләр эшләре министрлыгының озак еллар тыгыз хезмәттәшлек итүен искәртеп үтте.
«Әйдә ШаяРТ!» — татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары — яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү. Ә моңа безнең Дилиярның зур өлеш кертүе зәйлеләр өчен зур куаныч. Афәрин, Дилияр!
Бүләкләү тантанасында егетнең әнисе Рәзинә Борһанова һәм сеңлесе дә катнаштылар.
«Кадерлебезнең инде берничә ел „Әйдә, ШаяРТ!“ уенында җиңү яулап килүенә бик шатбыз. Ул кече яшьтән матур әдәби телгә игътибарлы булды. Улымның ана телебезне күтәрүе белән горурланам», — ди Рәзинә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев