Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хөрмәтле Зәй ГРЭСы энергетиклары һәм ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмебез — Энергетиклар көне белән котлыйбыз.

Зәй ГРЭСы зур һәм катлаулы юл үтте, әмма барлык этапларда да төп максатка станциянең өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм куелган бурычларга ирешү үзгәрешсез калды. Бу елларда зур тәҗрибә тупланды, предприятиенең үзгә, күркәм традицияләре барлыкка килде, масштаблы үзгәртеп корулар гамәлгә ашырылды, квалификацияле кадрлар әзерләнде. Зәй ГРЭСы энергетиклары кулланучыларны җылылык һәм электр энергиясе белән нәтиҗәле тәэмин итү бурычын уңышлы хәл итәләр. 

Татарстан Республикасы энергетика системасының тулаем тотрыклы эшләве безнең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле. Станция үсешендә иң мөһим өстенлекләр булып җиһазларны модернизацияләү, ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру, энергияне сак тоту җайланмаларын һәм алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре тора. Ә безнең энергетикларның моны уңышлы хәл итү мөмкинлекләре бар. Зәй ГРЭСы коллективының һәр хезмәткәре һәрвакыт югары профессионализм, җаваплылык һәм үз эшенә бирелгәнлек белән аерылып тора. Станция төзелешенә һәм аның үсешенә керткән тиңдәшсез хезмәтләре өчен ветераннарыбызга аерым рәхмәт. Әле бүген дә ГРЭС тормышында актив катнашучы бу мөхтәрәм затларга олы хөрмәтебезне белдерәбез. Сезнең уникаль тәҗрибәгез безгә киләчәк казанышлар өчен кирәк. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бу истәлекле дата белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез — безнең горурлыгыбыз һәм әле дә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә зур өлеш кертәсез. 

Станция энергетикларына уңышлар, яңа һөнәри казанышлар һәм яңа елга тәгаенланган планнарының тормышка ашуын, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев