Депутат зәйлеләр сорауларын тыңлады
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлегендә сайлаучыларны чираттагы кабул итүләр булды.
Зәйлеләр гозерләрен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров тыңлады.
Депутат үзәк китапханәдә уздырылучы кабул итүләрдә еш катнаша. Бүген дә ул мөрәҗәгатьләрне дикъкать белән тыңлап, мәсьәләләрне хәл итү өчен тиешле инстанцияләргә депутат хаты белән чыгарга сүз бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев