Бүләккә — газеталар
«Подписка бүләк ит!» акциясе кысаларында бүген «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлеге башкарма сәркатибе Петр Тимаськов һәм аның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова район басмаларын яздырдылар.
Алар «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газетасын ялгыз яшәүче өлкән кешегә һәм махсус хәрби операциядәгеләргә яздырып бүләк ясады.
«Район газеталары махсус хәрби операциядәгеләргә туган якның җылы хәбәрләрен ирештерүче булып тора. Шуңа да без гуманитар ярдәм озатканда басма матбугат чараларының да хәрбиләргә барып ирешүен күз уңында тотабыз. Газеталардагы матур язмалар аларны җиңүгә өндәсен», — диде Петр Владиславович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев