Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйлеләр депутатка гозерләре белән килде

Бүген «Бердәм Россия» сәяси партиясе Зәй районы җирле бүлегендә халыкны шәхси сораулары белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров кабул итте.

Депутат буларак аның сайлаучылары белән әле тәүге тапкыр күзгә-күз карап проблемалы мәсьәләләр турында белешүе булды. Урыннардагы мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүен сорап аңа шактый кеше мөрәҗәгать итте.

Иске Зәйдән килүчеләр Күпер (Мостовая) урамында юлларның тулысынча төзекләндерелеп бетерелмәве, урам яктырткычларының начар булуы, суүткәргечләрнең искерүе турында белдерделәр. Поповка авылы җирлегеннән килгән гаилә кышкы чорда Димитрау авылыннан шәхси транспорт чарасы белән чыгып йөрүнең юллар чистартылмау сәбәпле уңайсыз булуын ассызыкладылар. Әлеге гаилә башлыгы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан, шул арада ул авыл зиратында җыелган чүп-чарның түгелмәвен дә борчылып хәбәр итте. Поповка авылы кешесе авылга узучы юлны төзекләндерүне сорады, махсус хәрби операциядәге ир-егетнең яшүсмер сеңлесенә шәһәрнең 9нчы мәктәбенә йөрү өчен мәктәп автобусы булдыруны үтенде. Шулай ук Яңа Пәлчикәү авылы юлына вак таш салуны сорап та мөрәҗәгать иттеләр.

Рияз Комаров һәр сорауны өйрәнеп, җаваплар биреләчәген, булышлык итү юнәлешендә тиешле инстансияләргә мөрәҗәгать итәсен белдерде.

Дәүләт Советы депутаты «Зәй-информ» җитәкчесе Александр Исаковның өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, социаль авыр хәлдәгеләргә район басмаларын яздыртуга ярдәм итүен соравына да уңай җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев