Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдән студент кызлар фуд-дизайн объектларының Бөтенроссия арт-күргәзмәсендә призерлар булдылар

Бәйгегә Зәй политехник көллияте студентлары өч номинациядә эшләр тәкъдим иткән.

20 мартта Казанда Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында фуд-дизайн объектларының II Бөтенроссия арт-күргәзмәсе узды.

Зәй политехник көллиятеннән анда «пешекче, кондитер» һөнәре буенча белем алучы студент кызлар Виктория Хәйруллина, Валерия Андрианова һәм Ләйсән Фәсхетдинова чыгыш ясады.

«Азык-төлек продуктларыннан нәфис эшләнмәләр» номинациясендә Виктория Хәйруллина легендар Т-34 танкы макетын тәкъдим итте. Ул аны фасольдән, төрле ярмалардан, мастикадан һәм җиләк-җимеш кагыннан ясаган иде.

Ә «Рәсем сәнгате» номинациясендә Валерия Андрианова картина эшләгән. Ләйсән Фәсхетдинова исә күпереп пешкән икмәк белән «Җиңү икмәге» номинациясендә катнашты. Студент кызларга күргәзмәгә әзерләнергә остазлары Иванова Ирина Викторовна һәм Әхмәтҗанова Айгөл Фоат кызы булыштылар, дип язалар көллият сайтында.

Зәй кызларының эшләре арт-күргәзмәдә жюри игътибарын җәлеп итте һәм алар призлы урыннарга лаек булды.

фотолар политехник колледждан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев