Зәйдән яшь укытучы Татарстанның иң яхшы педагоглары исемлегенә керде
Шәһәрнең 4нче мәктәбе педагогы «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында район данын яклады.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә яшь педагог Алена Романова «Педагогик дебют» номинациясендә чыгыш ясады. Һәм ул Татарстан Республикасының иң яхшы 20 укытучысы арасына керде.
— Романова Алена Николаевна – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Безнең мәктәптә әле ул беренче елын эшли. Эшенең башыннан ук ул югары дәрәҗәдәге профессионализм, укуга креатив якын килү һәм һәр укучы турында ихлас кайгыртучанлык күрсәтүе белән аерылып торды. Аның үз-үзен камилләштерүгә һәм инновацияләргә омтылышы барыбызны да сокландыра һәм ул тырышлыгы белән үрнәк булып тора. Бу уңыш — Алена Николаевнаның профессиональ карьерасында яңа этапның башы, һәм без ышанабыз, алда аны тагын да зуррак казанышлар һәм ачышлар көтә. Без Алена Николаевнаның Татарстан Республикасының иң яхшы егерме укытучысы арасына керүе белән горурланабыз, — дип сөйләде 4нче мәктәп директоры Альбина Ларина.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 4нче мәктәп җитәкчелеге һәм коллективы яшь белгечләргә актив ярдәм итә, педагогларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыра.
фото мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев