Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә хәрби хәрәкәтләр ветераннары өлкәннәргә булыша

Зәй районында ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән яңа социаль проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.

2024 елның декабрендә Зәй муниципаль районында «Бер сәгатькә ул» («Сын на час») дип исемләнгән яңа социаль проектка старт бирелгән иде. Проект Татарстан Республикасы Раисе каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү гранты бәйгесендә җиңү яулап финанс ярдәме алды.

Әлеге проект «Радость» социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Билгеле булганча, социаль хезмәткәрләр ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә булышлык итәләр. Социаль хезмәткәрләр азык-төлек алып киләләр, ризык әзерлиләр, ашаталар, җыештыралар. Әмма алар шкаф җыя, киштәләр элә, вак ремонт яки физик яктан катлаулы башка эш башкара алмыйлар. Нәкъ менә шундый эшләрне башкару өчен яңа проект нигезендә хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы әгъзалары ярдәмгә килә. Алар вак ремонтлар ясыйлар, сантехниканы, розеткаларны алыштыралар, кышын шәхси секторда яшәүчеләрнең карын чистарталар, җәен йорт яны территориясендә үләннәрне чабалар.

«Узган атнада гына әнә шундый ике кешегә ярдәм күрсәтелде. Аларның берсе махсус хәрби операциядә катнашучының туганы иде. Өлкәннәр йортында розетка алыштырылды һәм кер юу машинасы тоташтырылды. Мондый ярдәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча кыйммәтле, чөнки ул аларга үз йортларында үзләрен ышанычлырак һәм уңайлырак хис итәргә ярдәм итә. Безнең социаль хезмәткәрләр шулай ук әлеге инициативаның мөһимлеген билгеләп үтәләр, чөнки ул аларның тәрбияләнүчеләренең тормышын сизелерлек җиңеләйтә», — ди социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев