Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә әниләрне хөрмәтләделәр

«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда Халыкара Әниләр көненә багышланган «Син барысыннан да матур» дип аталган бәйрәм концерты оештырылды.

Анда Мәдәният сараенда шөгыльләнүче иҗат коллективлары әниләргә багышланган җырлары, шигырьләре белән залда утыручы әниләрнең күңел кылларын тибрәттеләр, дәртле биюләре белән сөендерделәр.

— Әниләр һәр бала тормышында тиңдәшсез һәм алыштыргысыз роль уйныйлар. Әниләр өйдә җылы атмосфера тудыра, бу балаларга тәэсир итә һәм аларга эчке гармония табарга ярдәм итә. Шәһәрнең мәдәни тормышында катнашкан, үз балаларының тормышына актив җәлеп ителгән, аларны үстерү өчен кызыклы һәм стимуллаштыручы мохит тудырган аналарга да рәхмәтемне җиткерәсем килә, — диде «Энергетик» Мәдәният сарае директоры вазифасын башкаручы Айгөл Искәндәрова, чара барышында тәбрикләү чүзләрен ирештереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев