Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары үзләрен әти ролендә сынап карадылар

Әтиләр көне уңаеннан Зәйнең үзәк китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары өчен «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» проекты кысаларында «Әти — гаиләнең таянычы» дигән әдәби-танып белү сәгате үткәрелде.

Бәйрәм иң көчле, иң кыю һәм иң яраткан әтиләребезгә багышланды.

Чара барышында укучылар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, әтиләр ролендә булып, әти булу җиңелме дигән сорауга җавап эзләделәр.

Әтиләрнең мавыгуы — футбол. Чарада «Җитез футболчы» уенында малайларның кайсысы иң яхшы футболчы икәнен тикшерделәр. Укучылар кәгазьдән самолетлар ясап, аларны очырттылар.

Малайларның иң кыю, җитез һәм тапкыр булуларына инану өчен аларга әти ролендә булырга һәм бер көн әнисез яшәргә тәкъдим иттеләр. Ә балалар ролендә кызлар чыгыш ясады. Чын ир-ат барысын да эшли белергә тиеш. Башта аларга бала белән иртәнге зарядка ясарга кирәк иде. Адагы конкурста кызларга прическа ясарга тәкъдим иттеләр. Алга таба алар иртәнге аш әзерләргә һәм баланың портфелен тикшерергә тиеш иде. Ә ахырда — күзләр бәйләнгән килеш баланы дөрес киендерү.
Балалар һәм укытучылар оештыручыларга кызыклы һәм күңелле чара өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев