Зәй районында юллар яңара
Бүгенге көндә Зәй - Сарман – Сармашбаш юлында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.
Әлеге юлда төзекләндерү эшләре “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм программасы буенча алып барылды.
Халык телендә “Мәлем юлы” дип йөртелүче бу юл бик начар хәлдә иде. Шуңа күрә ремонтны бу юлдан үтеп йөрүчеләр күптәннән көтте. Юлчылар аны яңадан “сүтеп җыйды”, дисәк тә, ялгыш булмас.
Зәй- Сарман –Сармашбаш юлында капиталь ремонт эшләрен “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы алып барды. Агымдагы сезонда бу участокта 1,927 километр озынлыкта юл төзекләндерелде.
“Язын җирләр кипшерә башлау белән әлеге юлда эшләр башланды. Эшкә 15 апрельдә керештек. Тулы конструктивта 4 съезд эшләнде, ком, вак таш, ике кат асфальт салынды. Шулай ук 100 метрда барьерлы металл койма монтажланды, юл билгеләре яңартылды һәм сигнал баганалары урнаштырылды, юлның сөзәк өлеше профилировкаланды”, - ди участок башлыгы Артур Попов.
12 сентябрьдә әлеге юлда соңгы штрихлар - разметкалар сызылды.
“Эшләр билгеләнгән сроктан алда төгәлләнде”, - ди Артур Петрович.
Көзге кебек ялтырап торган асфальт юлда машиналарда җилдерүе үзе генә ни тора. Шундый яхшы юл өчен биредән узып йөрүчеләр район җитәкчелегенә дә, юлчыларга да бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев