Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Узган атнада зәйлеләр мошенникларга 2366000 сум акча күчергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә биш мошенниклык очрагы теркәлгән.

18 ноябрьдә бүлеккә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кешеләр биржада өстәмә акча эшләү тәкъдиме белән чыгалар. Һәм ул, акча эшлим дип, 685 мең сум акчасыннан колак кага. Җитмәсә әле ул кредит картасы да рәсмиләштерә.

Шул ук көнне мошенниклар Зәйдә яшәүче бер кешегә сим-картаның гамәлдә булу вакытын озайту сылтавы белән чыгалар һәм аның Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетына хокуксыз керү мөмкинлеге алалар. Зыян күрүче смска килгән кодларны әйтеп биргән, ә бу компьютер мәгълүматын блоклауга китергән. Аннан ул мошенниклар күрсәтмәләре буенча кредит рәсмиләштерүгә юл куймау һәм акчаларны куркынычсыз счетка күчерү өчен билгесез счетларга 500 мең сум акча күчергән. Гариза бирүче моның өчен бер банкта кредит рәсмиләштергән.

Зәйдә яшәүче берәүгә билгесез кеше шалтыратып, үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштыра һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерүләрен хәбәр итә. Аны ышанычын яулап, билгесез счетка 300 мең сум акча күчерергә күндерә. Зыян күрүче акча алу өчен шулай ук бер банкта кредит рәсмиләштерә.

Ә икенче бер кеше, электрон счетчик урнаштырам дип, мошенникларга 600 мең сум акча күчергән. Тагын берәү кредит рәсмиләштерүгә юл куймыйм дип, 281 мең сум акчасыннан колак каккан.

«Мошенниклык фактлары буенча да җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар үткәрелә. Узган атнада зәйлеләр мошенникларга 2 366 000 сум акча күчергән. Бүген районның һәр кешесе диярлек мошенниклык гамәлләре турында хәбәрдар. Шул ук вакытта мондый җинаятьләр һәр көн саен диярлек теркәлә. Иң куркынычы — мошенниклар кармагына эләгеп, күпләр бик зур суммага кредитлар рәсмиләштерә. Мошенниклар кушуы буенча банктан кредит алып, „куркынычсыз счетка“ акча күчергәндә, кайчак аларның нәрсә турында уйлаулары да аңлашылмый. Уяу булыгыз», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев