«Шатлык» үзәгендә ял итүчеләр Зәй музеенда булдылар
Әниләр көне уңаеннан Зәйнең «Шатлык» социаль ярдәм үзәгендә ял итүчеләр Зәй музеенда булдылар.
Гүзәл ханымнар өчен берничә биремнән торган «Дөнья әниләр мәхәббәте белән яктыртылган» уен программасы оештырылды.
«Чара башында без әниләребезнең ничә баласы һәм оныгы барлыгын ачыкладык, характердагы нинди сыйфатлар иң-иң икәнен билгеләдек, балаларның яраткан әкиятләрен искә төшердек», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.
Һәр катнашучыга истәлеккә Владимир Малаховның «Зәй миллионнары» китабы бүләк ителде. Очрашуны дәвам итеп, музей кунакларына музей һәм Мәктәп тавы буйлап сәяхәт тәкъдим ителде.
Фотолар музейдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев