Рәйсә әбигә 95 яшь тулды
Иске Зәй бистәсендә яшәүче Рәисә Галиева 19 октябрьдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләде.
Бар гомерен тырыш хезмәттә үткәргән, тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән Рәисә Нурмөхәммәт кызын район башлыгы исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов тәбрикләде. Илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны «Маяк» ТИҮ рәисе Светлана Лугинина да котлап, изге теләкләрен җиткерде. Автоклуб хезмәткәрләре Рәисә апага иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Рәисә Галиева тумышы белән Әтнә районыннан. Үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. Кырда урагын да ура, чәчү эшендә дә катнаша. Кияүгә чыккач, гаиләсе белән берникадәр вакыт Таҗикстан якларында гомер кичерәләр. Тормыш иптәше белән 4 кыз тәрбияләп үстерәләр. Үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә шәфкать туташы булып хезмәт куя.
Озын гомерле булуын да балаларны, тормышны, кешеләрне яратудан, хезмәтеннән тәм табып яшәүдән һәм гел хәрәкәттә булудан күрә ул.
Бүген Рәисә әбинең урыны түрдә. 4 кызы, 8 оныгы, 14 оныкчыкларының җан җылысын, наз-мәхәббәтен тоеп, 100нче яшенә таба атлый ул.
Яшьлеге авыр елларга туры килеп, сугыш чорында үзен аямый тылда көрәшкән мөхтәрәм шәһәрдәшебезгә гел шулай камил акыл белән яшәргә насыйп булсын. Әле аның киңәшләре, ярдәме якыннарына бик кирәк, ул аларга һәрчак зур терәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев