Кырыгалдарлар электр исәпләү приборларын алыштырабыз дип, мошенниклык гамәлләре кыла
Әгәр дә сезгә шалтыратып, билгеле бер түләү бәясен әйтеп, электр счетчигын алмаштырырга тәкъдим итәләр икән, сак булыгыз, бу мошенниклар!
Исәпкә алу приборларын хезмәт күрсәтүче оешма гына урнаштыра һәм ул бушлай башкарыла. Электр энергиясен исәпләгечләрнең, хезмәт итү вакыты бар. Прибор паспортында аны тикшерү вакыты күрсәтелгән. Һәм тикшерүне күрсәтмәләр төгәл булсын өчен үткәрергә кирәк. Шуңа күрә счетчик эш хәлендә булганда документны сакларга кирәк.
Исегездә тотытыз! «Татэнергосбыт» оешмасы тикшерүләр аралыгыннан чыккан яки ватылган электр энергиясен исәпләү счетчикларын бушлай алмаштыра.
Торак инспекциясеннән киңәш итүләренчә, исәпләү приборлары мәсьәләсендә төгәл мәгълүматлар, хезмәтләр белән тәэмин итүче оешма сайтында «Электр счетчикларын урнаштыру, алмаштыру һәм тикшерү» бүлегендә урнаштырыла. Шуңа күрә, бу уңайдан шалтыратучы булганда, счетчигыгызның номерын яки шәхси счет номерын сорагыз. Бу хакта сез һәм компания хезмәткәре генә белә, дип кисәтәләр республиканың дәүләт торак инспекциясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев