Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казанда Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган зур фестивальдә зәйлеләр дә катнашты

Иҗат коллективларыннан 43 район арасында Зәй районын аерым билгеләп үттеләр: зәйлеләр лауреат Дипломы белән бүләкләнде.

22 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан халыклары ассамблеясенең Зәй районындагы вәкиллеге җитәкчесе Роза Гатауллина, рус милли-мәдәни берләшмәсенең Зәй бүлеге җитәкчесе Лидия Нестягина катнаштылар.

Чарада берләшмәнең һәм аның җирле бүлекчәләренең Гаилә елында, Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан башкарылган эшләр турында фикер алышынды.

-«Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» идарәсе рәисе чыгышында Зәй бүлекчәсе эше турында уңай фикерләр яңгырады. Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан фестиваль-концерт оештырылды. Фестиваль төрле буын талантларын берләштереп, республиканың мәдәни тормышында зур вакыйга булды.  Гала-концертта Зәйдән ике коллектив - «Заиночка» хореография ансамбле (җитәкчесе Лидия Нестягина) һәм балалар музыка мәктәбенең «Элегия» инструменталь квартеты чыгыш ясадылар. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовка рус мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән зур өлеше, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуы өчен рәхмәт белдерәсебез килә, - ди Татарстан халыклары ассамблеясенең Зәй районындагы вәкиллеге җитәкчесе Роза Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев