Ювелир кибетен басучылар тоткарланган
Зәйдә узган ел ювелир кибетен басучыларны Мәскәүдә һәм Тольяттида тотканнар. Хәзер аларга карата җинаять эше кузгатылып суд эше кузгатылган. Бүген шәһәр судында беренче утырыш була.
Бу җинаятьләрне кылуда гаепләнүчеләр якын чит ил кешеләре. Билгеле булган тикшерү эшләренә караганда алар кибет басуга алдан ук әзерләнгәннәр. Ювелир салоныннан урланган кыйммәтле бизәнү әйберләре 4,5 млн. сум белән исәпләнә.
Тикшерү эшләре барышында оперативниклар җинаятькә әзерләнүнең 2023 елның март аеннан ук башлануын, ә инде 13 майда маска кигән өч кешенең ювелир кибетенә һөҗүм ясауын ачыклыйлар. Ишекне ватып кереп ювелир эшләнмәләрне капчыкларга тутыргач, алар Мәскәүгә китеп «табыш» ны сатып, акчаны үзара бүлешергә ният кылалар, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Фотолар тикшерүчеләрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев