Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Югары Мәлемнән Минҗиһан апа бар гомерен терлекчелеккә багышлаган

Авылыбызда бөтен җаннары-тәннәре белән авыл тормышын яраткан, гомер буе шунда хезмәт куйган мактаулы осталар бар. Хезмәт юлын терлекчелеккә багышлаган Минҗиһан апа Солтанова да — нәкъ шундыйлардан.

Шушы арада хезмәт ветераны туган көнен билгеләп үтте, шул уңайдан без анда кунакта булдык. Күп кайгы-хәсрәт кичерсә дә, ачык күңелле булып кала алган киң күңелле Минҗиһан апа белән әңгәмә кордык, туган көне белән котладык.

Ул Зәй районы Пусташит авылында 1937 елда өлкән бала булып дөньяга килә. Мәлем авылына килен булып төшкәннән бирле колхозда хезмәт куя. Башта кошчылык та эшли, тавыклар карый. Кошчылык фермасы ябылгач, бозаулар карауга күчә.
«Бу — бик авыр һәм җаваплы хезмәт, бар кешенең дә анда барасы килми иде. Таналарны бозаулатып сәламәт бозау алырга кирәк, аларны савып сөтен бозауларга эчертәсең, берьюлы сигезәр сыер бозаулаган чаклар була иде. Балалар тудыру йортында яшь бала караган кебек: яшь үзенчәлегенә карап бозауларның үз ашату рационы бар, өстәмә тукландырырга, витаминнар, җылытып су бирергә кирәк, чисталыкта тотмасаң алар еш авырый. Бозаулар торган һәр клетканы юабыз, агартабыз, ун көн саен дезинфекция ясыйбыз. Ул вакытта бозаулар икенче клеткага күчеп тора», — дип искә ала Минҗиһан апа.

-Көнлек артымны үлчиләр идеме? — дип кызыксынам.

— Әйе, артым өчен премия каралган, шул премияне алырга тырыша, һәр баш терлек өчен җан ата идек. Шулай булса да элек кеше өчен акча беренче урында тормый иде бит ул. Мин кошчылыкта эшләгәндә тавыклар территориядән чыгып китеп, агач, кычыткан араларына йомырка сала иде. Кем тели шул ала ала, югыйсә, юк, тими иде халык, югалмый иде йомыркалар, җыеп, планны тутыра идек, — дип җавап кайтарды ул.

Олыгайган көнендә зур сынаулар бирә аңа язмыш, бер-бер артлы өч баласын югалта Минҗиһан апа. Вакыт үтсә дә төзәлми торган йөрәк яралары белән, күз яшьләрен йотып оныклары өчен сөенеп гомер итә. Укырга бик ярата, дөнья яңалыклары белән танышып бара, авылда көндәлек матбугатка да иң күп язылучы да ул.

— Журналист булып эшләүче оныгым Раушания Сибатованың язмаларын көтеп алам. Раушаниямнең яшь баласы бар, интервьюлар алган вакытта оныкчыгымны карап торырга да булышам кайчак, — ди ул, оныкларының уңышлары өчен сөенеп.

Минҗиһан апа эшләгән фермалар юк инде хәзер, гомумән, авылда терлекчелек шәхси хуҗалыкларда гына калды. Хезмәт ветераны үзе дә 80 яшькә кадәр сыер асраган.

Бүген ташландык фермаларга карап нинди хисләр кичерә икән? Ул бу сорауга җавапны шигъри юлларга салган.

Бер тавыш юк. Шомлы тынлык монда,
Аңлатыплар булмый ничек тә.
Караучысыз калган картлар сыман
Басып калган ферма бер читтә.
Ишекләре ватык, тәрәзәләр,
Түшәм стеналар таралган.
Җимерек идән, тузган утлыклары...
Үткәннәрдән бары шул калган...
Кем уйлаган аның менә шулай
Мескен хәлгә төшеп каласын.
60 елдан артык бергәлекнең
Күрмәдекме бер дә файдасын?
Кайда калды гөрләп торган чагың,
Көчле, таза чагың кайда соң?
Силос исе, салам исе белән
Күңелемә кереп калгансың.
Кайтып киләм ферма тирәсеннән,
Искә төшә картлар әйткәннәр.
Алар бездән күпкә акыллырак,
Җиде үлчәп бер кат кискәннәр.
Минҗиһан апага сәламәтлек, рух ныклыгы теләп саубуллаштык.

Миләүшә Хәйруллина, Югары Мәлем мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев