Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Мәлемдә әтиләрне хөрмәтләделәр

Әтиләр көне уңаеннан Югары Мәлем мәдәният йортында әтиләрне зурлау, хөрмәтләү һәм атаның җәмгыятьтәге, гаиләдәге ролен күтәрү максатыннан «Әти тәхете» дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Бу көнне сәхнә түренә төрле яшьтәге, күп балалы һәм уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләр чакырылды.

Әтигә хөрмәт белән карау элек-электән килгән. Табын артына утыргач, аш та иң элек аңа бүлеп бирелә. Әти өстәл артына утырмыйча, ризыкка кагылу булмаган. Бу — язылмаган закон. Йортта аның урыны түрдән, өстәл артында әтинең үз урыны бар, ул урын-тәхет кебек, анда әти генә утыра. Татар гаиләсендә авылларда бу гадәт бүген дә саклана.

Гаиләдә әти тәхете бар икән, димәк, бу — бәхетле гаилә, ул пар канатлы дигән сүз, әтигә бу гаиләдә хөрмәт дигән сүз. Мондый гаиләдә балалар да инсафлы, тәртипле булып үсә.

Без кичәбездә шушы матур тәрбияви чараны күрсәтәсебез килде. Әтиләрне тәхеткә утыртып алар белән бала тәрбияләү, гаиләдә әтинең роле, ир-егетләрнең Ватан алдындагы бурычы, оныклар һәм башка темалар турында фикер алыштык. Җанлы әңгәмә җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Концерт номерлары түгәрәккә йөрүче балалар һәм авыл үзешчәннәре белән әзерләнде. Гөлнара Хәкимуллина, Халид Галиуллин, Марат Талипов башкаруында җырлар тамашачыларның күңеленә хуш килде. В. Прохоров, Р. Фәсхетдиновларның оныклары Румия Фәлахова, Камил Чернов, Д. Хәйруллинның оныклары, махсус хәрби операциядә катнашучы әтиебезнең кызлары Алисә белән Мәрьям Хәйруллиналарның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр. Әтиләрне бәйрәм белән котларга балалары, оныклары да кайткан иде, кайбер сәбәпләр белән кайта алмаучы, еракта яшәүче балаларның видеокотлауларын тыңладык. Бәйрәмдә катнашучы Владимир Прохоров, Данияр Хәйруллин, бертуган Марат һәм Азат Талиповлар, Рәсим Фәсхетдинов, Разин Абзаловлар, Халит Галиуллин гаиләсенә, авылыбыз үзешчәннәренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Миләүшә Хәйруллина, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев