Иске Зәйдә маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызларны хөрмәтләделәр
Әниләр көне уңаеннан Иске Зәй яшьләр үзәгендә «Макраме» клубы волонтерлары өчен концерт оештырылды.
Әлеге волонтерлар бер көн калмый махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрәләр. Ятьмәгә бәйләнгән һәр тасманы бу хатын-кызлар — әниләр изге догалар әйтеп үрәләр һәм һәркайсы аларның кайгыртучан куллары кемнеңдер гомерен саклап кала алачагына ышана.
«Укучылар чыгышлары көчле рухлы, игелекле, ярдәмчел хатын-кызларны сөендерде. Концертта алар өчен матур җырлар, шигырьләр яңгырады һәм укучылар үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр», — ди «Маяк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Лугинина.
фотолар үзидарәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев