Якты Күлдә гаилә эстафетасы оештырылды
Ярышка Хәйруллиннар, Бажановлар, Ивановлар һәм Маляковлар гаиләләре чыкты.
19 октябрьдә Якты Күл мәдәният йортында гаилә эстафетасы узды.
Чарада икешәр уенчыдан торган дүрт гаилә катнашты. Алар — Хәйруллиннар, Бажановлар, Ивановлар һәм Маляковлар командалары.
Гаиләләр «Кем беренче?», «Чирәмдәге хоккей», «Туп тотып ал», «Киртәләр белән йөгерү», «Күңелле гаилә» һәм башка ярышларда тизлектә, төгәллектә ярыштылар.
Ярышта Масляковлар гаиләсе җиңде. Эстафетада барлык катнашучылар да яхшы кәеф, хис-кичерешләр алды. Командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ахырдан «Яшәсен гаилә!» флешмобы оештырылды.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев