Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гаиләләргә ярдәм — көн үзәгендә

Илебездә гаиләләргә һәръяклап ярдәм игътибар үзәгендә.

Шул уңайдан агымдагы ел Гаилә елы шигаре астында уза. «Демография» илкүләм проекты да төбәкләрдә гаиләләрне яклау, аларга төрле социаль ярдәм программалары аша төрле мөмкинлекләр тудыруны үз эченә ала.

Татарстанда ел башыннан 20242 гаилә бала туу сәбәпле бер тапкыр бирелә торган түләүләр алдылар, бу максатларга 502 млн. сум бүленде, дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге.

Түләүнең күләме — 24604 сум тәшкил итә. Ул гаиләдә туган һәр бала өчен каралган. Әлеге түләүне алу өчен ата яки ана үзенә эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәрдә берсе дә эшләмәүчеләр булса, Социаль фондка гаризаны күпфункцияле үзәк яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.

Акчаны опекуннар, уллыкка бала алучылар да алырга хокуклы. Тулырак мәгълүматны әлеге телефон аша алырга мөмкин: +7(800)100-00-01.

Шунысы да бар, түләүләрне йөкле хатын-кызлар да ала, бүгенге көнгә 3 мең булачак әнигә түләүләр башкарылган.

Моннан тыш, гаиләләр «Гаилә ипотекасы» ташламалы дәүләт программасы нигезендә торак шартларын да яхшырта ала. Аеруча зур игътибар күпбалалы гаиләләргә бирелә. Алар дәүләттән 450 меңгә кадәр ярдәм алып, ипотека кредитын капларга хокуклы.

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә илнең күп кенә төбәкләрендә өч яшькә кадәрге балалар өчен махсус төркемнәр булган яңа балалар бакчалары ачылды. Шәхси балалар бакчаларында урыннар булдырылды. Декрет ялында утыручы әниләргә бушлай башка һөнәр үзләштерү мөмкинлеге тудырыла.

Башка төрле ярдәм чаралары турында әлеге сайтта танышырга мөмкин: национальныепроекты. рф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев