Электрослесарь — мактаулы хезмәт
Зәй ГРЭСында яшьли әлеге предприятиегә килеп, хезмәт юлларын шунда үткәргән тәҗрибәле остазлар шактый. Шундыйларның берсе Александр Архипов. Ул чын мәгънәсендә үз һөнәренә гашыйк кеше.
Александр Александрович ГРЭСта менә инде 40 елдан артык эшли. Ул станциянең алыштыргысыз хезмәткәре. Электростанциянең автоматикасына һәм үлчәү приборларына хезмәт күрсәтү буенча электрослесарь вазифасын башкаручыдан предприятиенең өзеклекләрсез эшләве тора.
Александр Архипов Зәй шәһәрендә 1963 елда туган һәм мәктәптән соң ук аны әтисе ГРЭСка алып килә. Яшь егет предприятиедәге хезмәт юлын 1980 елда техник анализ һәм үлчәүләр цехында сыйфатлы анализ төркемендә эшләүдән башлый.
«Эшли башлаган чордан ук предприятие коллективы, биредәге һәр көн саен яңалыкка омтылып эшләү мине үзенә бөтереп алды. Бүгенге көнгә кадәр шушы станциядә калуымда һөнәргә бирелгәнлек төп сәбәп булып тора. Коллективыбыз үзгәреп торса да, биредәге уңай атмосфера һәр чорда сакланды», — ди Александр Александрович.
Ике ел армиядә хезмәт иткәннән соң ул яңадан станциядә эшкә кайта һәм аны дежур электрослесарь буларак хезмәткә җәлеп итәләр. Шулай эштә шомара барып ул чын профессионалга әверелә.
«Хезмәтемне яратам, шуңа да лаеклы ялда булсам да постымны калдырасы килми әле», — дип елмая оста.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев